Результаты поиска
- Көн саен ике-өч кереп чыга торган дус кызы миңлегөл дә күренмәде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Гүзәлия сорап кергәндә ул авылның әле теге очына, әле кибеткә, әле район үзәгенә авыздан өзеп җыйган май, йомырка сатарга киткән була иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Гүзәлиянең күңелендә туган кайнар хис аның йөрәген биләде, сагынуга кушылып, түземлеген җуярга мәҗбүр итте. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Актайга су алырга төшкәндә басмада ике хатынның: 111 ó үзе килә, үзе, ó дигән сүзләрен ишетеп калгач, Гүзәлиянең тез буыннары бушап китте. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Күңеленнән куып йөргән хәвефле уйларын ул инде яшерә алмас булды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Кайтты да, чиләкләрен капка янында ук онытып калдырып, әнисен барып кочаклады. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Коточкыч фаҗигане ничек кенә әйтим дип йөргән ана кызының шулай сүзсез генә килеп кочаклаганын үзенчә юрап: ó Сабыр бул, кызым … Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- үлгән артыннан үлеп булмый бит. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- әнвәрнең тәкъдире шундый булган, күрәсең, ó дип юатырга теләде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Кинәт җир убылды, кояш күк гөмбәзеннән аска тәгәрәде, упкынга төшеп капланды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар